Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кариев театры "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында Саба районы Явлаштау авылы Мәдәният йортында бәйрәм оештырды

(Казан, 23 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында Саба районы Явлаштау авылы Мәдәният йортында бәйрәм оештырды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Театр директоры Мансур Ярмиев Мишәбаш һәм Явлаштау авылларының беренче сыйныфка укырга керүче балаларына...

(Казан, 23 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында Саба районы Явлаштау авылы Мәдәният йортында бәйрәм оештырды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Театр директоры Мансур Ярмиев Мишәбаш һәм Явлаштау авылларының беренче сыйныфка укырга керүче балаларына канцелярия товарлары тутырылган сумкалар, яктылык кайтаргыч беләзекләр тапшырган, ә авыл Мәдәният йортының, Явлаштау, Мишәбаш мәктәпләренең китапханә фондларына китаплар бүләк иткән.

Бәйрәм чарасында Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Таһир Шәрәфиев, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова, Явлаштау урта мәктәбе директоры Зөлфәт Гибадуллин, мәгариф өлкәсе ветераннары һәм күп санлы кунаклар катнашкан.

Бәйрәм кичәсенең рәсми өлешеннән соң кариевлылар авыл халкына Туфан Миңнулинның "Супер кияү" комедиясен күрсәтте.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев