Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картинг Лесхозга күчте

Узган шимбә-якшәмбе көн­нәрендә Лесхоз бистәсендә кар­тинг буенча ТР Беренчелеге һәм Татарстан кубогына ярышлар үткәрелде.

   «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярыш­ларда актив катнаштылар, яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм призлы урыннар алдылар. Әйтик, "125-Б" классында Рәмзил Йосыпҗанов, “Стриж”да Расим  Йосыпҗанов – 3нче, “125-А” һәм “Пилот”та классларында Данис Насыйбуллин 2нче урыннарны  алдылар.  Гомуми зачетта  “Торнадо-1”  командасы (Расим  Йосыпҗанов, Данис Насыйбуллин, Рәмзил Йосыпҗанов) – 2нче, “Торнадо-2” картингчылары (Фидан Шаһиев, Артур Гәрәев, Ислам Исмәгыйлов) 5нче  урынга  чыкты.

Тренерлары Илгиз Насыйбуллин, Рафил Исрафилов, механик Азат Йосыпов.

Ул  көнне картодромда Казан шәһәренең контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты да эшләде. Ярышка   килүчеләр әлеге  темага кагылышлы бюллетеньнәр, брошюралар белән таныштылар, Калашников автоматын сүтеп җыйдылар. “Ир-егетләр  контракт нигезендә хезмәт белән  кызыксына. Бюллетеньнәрне  үзең белән  алырга да  мөмкин. Бу­лачак Ватан сакчыларын тәкъдимнәр җәлеп итсә,  яшәү  урынында  хәрби  комиссариатларга   мөрәҗәгать итә  алалар”, – диде  Казан  шәһәренең контракт  хезмәтенә  җыю пункты инструкторы Иван  Быков. Мәгълүм булганча,  Татарстанда РФ  Саклану  министрлыгы белән   килешү  төзүчеләргә 2 миллион  сумга  кадәр акчалата түләү  каралган.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев