Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Катгый изоляциядә булырга тиешле кешеләрнең машиналарын видеокамералар күзәтә

Марина Патяшина Татарстанда изоляция режимын бозучыларга карата барлыгы 19 мең 508 беркетмә төзелгәнен әйтте.

 Коронавирус белән бәйле катгый изоляциядә булырга тиешле кешеләрнең машиналарын видеокамералар күзәтә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Изоляция үтәргә тиешле 7 647 кешенең машиналарын Эчке эшләр министрлыгы видеокамералар ярдәмендә күзәтә. Әгәр камера мондый машинаны ачыкласа, хокук саклау органнары руль артында кем булганын ачыклау буенча эш уздыра», — диде ул.  

Марина Патяшина Татарстанда изоляция режимын бозучыларга карата барлыгы 19 мең 508 беркетмә төзелгәнен әйтте. Соңгы тәүлектә генә дә 841 беркетмә рәсмиләштерелгән. Болар битлекләр булмау, изоляция режимын бозу, өйдән чыгарга рөхсәт биргән ялган белешмәләр ачыклану сәбәпле төзелгән беркетмәләр.

403 беркетмә нигезендә, балаларын урамда йөрергә чыгарып җибәргән ата-аналар җаваплылыкка тартылган. Коронавирус турында ялган мәгълүмат таратучыларга карата 32 беркетмә төзелгән. 86 беркетмә өй адреслары буенча катгый изоляциядә утырырга тиешле кешеләргә карата рәсмиләштерелгән. Бу чит илдән кайтканнар, коронавируска шик төшкән һәм авыручылар белән контактта булган кешеләр.

Марина Патяшина коронавирус белән бәйле чикләү режимына кагылышлы 14 җинаять эше дә кузгатылганын әйтте.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев