Каһвәле туган көн
Казанда тәүге тапкыр кәһвәле йөгерү буенча ярыш узды. Хезмәттәшләребез, “Казанские ведомости” редакциясе коллективы 27 яшьлек туган көнен әнә шулай күңелле дә, кызыклы да итеп үткәрде.
Газетаның ел саен үз туган көнендә укучыларына көтелмәгән бүләк ясавы гадәти хәлгә әйләнде. Алдагы елларда бәйрәм көнне урындыкта утырып йөгерү, итек ату, “Татмедиа” бинасында беренче каттан уникенче катка кадәр йөгерү кебек спорт ярышлары үткәрсәләр, бу юлы редакция хезмәткәрләре бер чынаяк каһвә тоткан килеш баскычтан йөгерүдә җиңүчеләрне ачыклады. “27 ел дәверендә без үз укучыларыбызга терәк тә, киңәшче дә булырга тырыштык. Бүген исә яхшы формада икәнебезне, “табадан төшкән” яңалыкны тизрәк укучыларыбызга җиткерергә ашкынып торуыбызны дәлилләп күрсәттек. Бер чынаяк каһвә ул – заманча тормыш билгесе”, – дип сөйләгән ярыш алдыннан газетаның баш редакторы Венера Якупова. Яңалыкны тиз генә түгел, дөрес итеп тапшыра белергә дә кирәк бит әле. Димәк, иҗади күтәренкелектән башка булмый. Шуңа күрә каһвә бик тә кирәк. Бәйге барышында тизлекне генә түгел, пөхтәлекне дә исәпкә алганнар. Мәсәлән, каһвәне түккән өчен штраф каралган. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар, ә бәйгедә катнашучылар каһвә һәм тәм-том белән сыйланды.
Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләребезне туган көннәре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев