Кайчак ишетмәвең хәерле [тормыш хәле]
Йөри алмаган кеше гомер буе бер адым булса да атларга хыяллана. Кулы юклар сабыен бер тотып сөяргә, кашыктан ризык ашарга тилмереп яши. Шулар янында бу дөньяның матурлыгын бөтенләй күрмәүчеләр, челтерәп аккан чишмә тавышын, кошлар сайравын ишетергә тилмереп яшәүчеләр дә бар. Хәтта күңелендә йөрткән хисләрен, яратуын кычкырып әйтә алмаган кешеләр дә...
Аларның бит теле бар
Юк, Алинә андый түгел. Татарча да яхшы белә, русчасы да искиткеч. Әле инглиз телен дә өйрәнгән. Шуның өстенә кул ишарәсе белән сөйләшә белә. Анысы әти-әнисе белән аралашыр өчен кирәк. "Кечкенә вакытымда әниемнең башкалардан аерылып торганын күргәч, сәер тоела иде. Тора-бара аның нәрсә әйтергә теләгәнен авыз хәрәкәтеннән аңлый башладым", - дип сөйли 21 яшьлек Алинә. Бераз үскәч, ул әнисенең уң кулына әйләнә. Хәтта кечкенә кызчыкны әнисе үзләре белән тәрҗемәче итеп йөртә башлый. Базар, кибетләрдә сатучылар белән уртак тел таба. Әнисенә кирәкле әйбернең бәясен белә, кирәк икән хәтта сатулаша алалар. Шулай итеп, Алинә кечкенәдән үк олылар мәшәкате белән яшәргә өйрәнә.
"Күршебездә бер апа яши иде. Ул да сөйләшә алмый, ишетми. Әмма усал иде инде. Үпкәләсәң, үпкәләрлек. Тик әни мине кечкенәдән үк кешегә ачу сакламаска өйрәтте. Дөньяны мин әни күзлегеннән күреп үстем. Кайчагында сөйләшә-ишетә ала торган кеше булып яшәве бик авыр икән. Шуңа мин бу күршемә ачу сакламадым. Авыру булганга, шулай усалланганын аңлап аны кичерә килдем, - ди ул. - Телсез дигәннәрен яратмыйм. Нигә алар телсез булсын, ди? Ишетми генә алар. Ә сүзләрне әйтә алалар. Тик оялалар гына. Сүзләрне кат-кат әйтергә кирәк".
Андыйлардан көләләр дә
Алинәнең әтисе озак яшәми. Шуңа да ул әнисе Вәсилә һәм аның бертуган сеңлесе белән гомер итә. Әнисе тумыштан ук ишетми дә, сөйләшми дә. Бишеккә салгач та, бер дә тавышы чыкмый. Яшьтәшләре кебек сөйләшә алмаганын күреп, әнисе эшнең нидә икәнен аңлый. Тырыша торгач, Вәсилә апа туганнарына карап бераз сүзләр әйтергә өйрәнә. Әмма балачагында яшен сугып, ул бөтенләй сөйләшүдән туктый. Сеңлесе Гөлүсә белән бар да тәртиптә була. Әмма ул кечкенә чагында салкын тиеп авырый. Өзлегеп сәламәтлегенә зыян килгән кызчык ишетми торганга әйләнә.
Алинә һәрчак әнисе белән апасын озатып йөри. Аларга кирәк чакта хастаханәгә дә бара, кибеткә дә бергә йөриләр. "Урамда барганда егетләр сөйләшергә, танышырга теләсә, алардан котылуның бик җайлы юлын таптым: кул хәрәкәтләре белән сөйләшмим, дип аңлатам, - ди Алинә. - Кайчак ишетмәгәнгә сабышсаң, кызыклы хәлләргә дә очрап куясың. Бервакыт автобуста апам белән кул ишарәсе белән сөйләшеп барабыз. Шунда бер ир безгә карап, мыскыллы сүзләр әйтә башлады. Ни генә әйтми инде?! Мин башта эндәшмәдем. Ә аннары бар көчемне җыеп: "Маймылланудан туктыйсызмы әле?" - дидем. Теге ир-ат оятыннан шартлый язды. Барган автобусны туктатып төшеп калды. Андый вакыйгалар күп булды инде. Бервакыт апам белән әнием сөйләшә. Мин дә янәшәләрендә. Кул хәрәкәте белән аралашканда хисләре йөзләренә дә чыга. Ә янәшәдәге егетләр шуннан көлә. Кисәтергә туры килде. Гафу үтенделәр. Ишетмәү, сөйләшмәү - авыру бит ул. Мондый хәл һәркем белән булырга мөмкин", - ди Алинә.
Тәрҗемәче сорыйлар
Алинә мәктәпне тәмамлагач, сурдотәрҗемәче белеме алып, авыру кешеләргә ярдәм итеп йөри. "Гарип кешене кешегә санамау дигән нәрсә бар. Бервакыт бер хатын белән судка бардык. Баксаң, аның сөйләшә һәм ишетә ала торган ире, аңа әйтмичә генә, аерылышырга гариза тапшырган икән. Боларны аерып та куйганнар. Ә Нина ханым бу хакта белми дә калган. Мин судка тәрҗемәче булып бардым. Ярый әле, мал-мөлкәтенә тимәгәннәр иде, - дип сөйли Алинә. - Күп очракта ишетмәүче, сөйләшмәүче кешеләрне хастаханәгә барганда озатып йөрим. Табиблар сәламәт кеше белән дә күп сөйләшеп тормый бит. Авыруларны тыңлап та тормаучылар бар. Юкса күбесе язып аңлата ала. Куллардан да аңлап була бит. Ә тәрҗемәче бәясе кыйммәт - бер сәгате 400 сумнан 750 сумга кадәр тора. Хастаханәгә барган саен тәрҗемәче белән йөри башласаң, кесәгә суга. Авырмыйча торуың яхшырак, билләһи! Тәрҗемәче теркәү палатасында да, идарәче оешмаларга барганда да, мәктәптә, кибеттә дә кирәк. Мин андыйларны күрсәм, ярдәм итәргә ашыгам. Алар телен дә аңлагач, бу эш миңа авыр түгел. Мин әнием белән апама рәхмәтлемен. Ишетмәсәләр дә, миңа бар назларын биреп үстерделәр. Ә бит кайчакта баласы саңгырау туган ата-ана аның белән аралашмый, тизрәк интернатка тапшыра. Күп кенә ишетмәүчеләр яратуның, назның ни икәнен белмичә, ачулы, үз эченә бикләнгән булып үсә",- ди Алинә.
Алинәнең рәсми рәвештә урнашып эшли торган җире булмаса да, эшсез утырмыйм, ди. Бездә "сарафан радиосы" шәп эшли. Кирәк кеше тиз эзләп таба. Әле күптән түгел бер туйда эшләгән. Кунаклар арасында төрле кеше булган. Әнә шуларны берләштереп, бәйрәм оештырганнар. "Шунда өстәл артындагы кешеләр минем ишеткәнне аңлап бетермәделәр булса кирәк, әй тикшерәләр генә мине. Ә мин кул хәрәкәтләре белән эшләвемне беләм. Бер сүз дә әйтми, тыныч кына кешеләрне күзәтеп кайтам, - ди Алинә. - Ишетмәгән кеше күпме начар сүзне колагына алмыйча, дөньяның бары матур ягын гына күреп яши. Әмма алар аралашуга сусаган. Ни дисәң дә, үз телеңдә сөйләшергә, сиңа эндәшкән кешеләргә ягымлы итеп җавап бирүгә ни җитә?!"
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев