Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайда син, яз?

Күптән мондый хәлне күргән юк иде бугай: мартның азагы якынлашып килә, ә һава температурасы төнлә һәм иртән 25-30ар градуска кадәр салкын.

Инде кояш та язча карый, аның җылысында тамчылар да тамгандай итә, әмма барыбер кыш һич кенә дә бирешергә теләми. Әле алай гына да түгел, үзенең беренче ае – декабрьдә яумаган карларын яудыра, бураннарын дулата. Ишегалларында, капка төпләрендә карны чистартып бетерерлек түгел. Бер караганда, карның күп булуы һич кенә дә начар түгел. Беренче чиратта ул җир, туфрак өчен файдалы, икенчедән, күңелгә дә ниндидер рәхәтлек, сафлык бирә кебек.

КФУ синоптигы, профессор Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, безнең республикада хәзерге вакытта Арктикадан килгән салкын һәм коры һава хакимлек итә икән. Һәм мондый көннәр әле март азагына кадәр дәвам итәчәк, кар апрельгә аяк басканда гына эри башлаячак, имеш.

Хәер, мондый һава торышы бер безнең республикага гына хас күренеш түгел. Илнең күпчелек төбәкләрендә, шулай ук Европа илләрендә дә март нормадан уртача 10 градуска салкын булган. Кышның март буе канат җәеп ятуы, язның килергә ашыкмавы нәрсә белән бәйле соң? Синоптиклар моны төрлечә аңлаталар. Росгидромет җитәкчесе М.Яковенко соңгы елларда вакыт бер айга артка чигенде дип бара. Янәсе, хәзер февраль азагы гына. Кемдер һава торышы искечә календарьга күчте дигән фикердә. Ә менә АКШ климатологлары язны Төньяк ярымшарга глобаль җылыну кертми тора диләр. Төгәлрәге, аерым бер регионда – Арктикадагы җылыну. Алар фикеренчә, Арктикада һава җылырак булган саен, безнең якларда кыш, яз башлары салкынрак булачак.

Шулай да бу ялларга бераз җылыну көтәбез инде. Көндез температура минус 1 градуска күтәреләчәк, төннәрен минус 11 булачак ди синоптиклар.

http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев