Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан 2018 елда «Ел студенты» Бөтенроссия премиясен кабул итәргә мөмкин

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин Премия җиңүчеләрен бүләкләү хакында матбугат конференциясендә сөйләде.

Казан 2018 елда «Ел студенты» Бөтенроссия премиясен кабул итәргә мөмкин. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин шулай дип белдерде.

Татарстаннан Нәфис Сираҗетдинов «Ел студенты-2017» Бөтенроссия премиясенең җиңүчесе дип табылды, ул моңа кадәр шундый ук республика премиясенә лаек булган иде.

Татарстанда «Ел студенты» премиясе җиңүчесенә полиграфия продукциясе алу өчен сертификат тапшырылачак. ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Төп коллектив номинацияләрдә җиңүчеләргә полиграфия продукциясе әзерләү өчен 7-20 мең сумлык сертификатлар тапшырылачак», - дип белдерде Искәндәров.

Шәхси номинацияләрдә җиңүчеләрне исә 15 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Гран-при иясе «Алгарыш» программасы буенча теләсә кайсы вузда белем алу хокукына ия булачак, шулай ук аңа 30 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.

Казан «Ел студенты» Бөтенроссия премиясен үткәрү урыны итеп беренче мәртәбә генә сайланмый. Ул беренче тапкыр Татарстан башкаласында 2014 елда узды.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев