"Казан" аэропорты исеме өчен тавыш бирү финалының беренче көнендә Туполев алга чыкты
Икенче урында Муса Җәлил (1423) һәм өченче урында Габдулла Тукай (1159) исемнәре бара.
“Россиянең бөек исемнәре” проектында зур аэропортларга исем кушу өчен тавыш бирү финалының беренче көнендә “Казан” аэропорты буенча авиаконструктор Андрей Туполев исеме алдынгылыкка чыккан. Тавыш бирү нәтиҗәләре конкурсның сайтында бирелгән.
“Казан” аэропорты буенча Андрей Туполев өчен 2946, Муса Җәлил өчен 1423, Габдулла Тукай өчен 1159 тавыш биргәннәр.
Татарстандагы "Бигеш" аэропорты өчен Дмитрий Менделеев 1089, Иван Шишкин 917, Салих Сәйдәшев 337, Николай Лемаев 242 тавыш җыйган.
Беренче тәүлектә 200 меңнән артык кеше тавыш биргән. Иң күп тавышны конкурсның сайтында калдыралар , социаль челтәрләрдә – өч тапкыр азрак, иң азы – кайнар элемтә телефоны буенча.
Бүгенге көндә лидерлар түбәндәгечә урнаша:
Калининград - Иммануил Кант
Пенза – Михаил Лермонтов
Уфа – Муса Гәрәев
Казан – Андрей Туполев
Түбән Новгород – Валерий Чкалов.
- Тавышны 30 ноябрьгә кадәр калдырырга мөмкин. 5 декабрьдә җиңүчеләр игълан ителәчәк.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев