Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан аэропорты Россиянең иң яхшы төбәк аэропорты дип танылды

Ул "Чанги" (Сингапур), "Хитроу" (Лондон), Токио, Абу-Даби, Цюрих, Лос-Анджелес аэропортлары белән беррәттән дөньяның иң яхшылары исемлегенә керде.

Казан аэропорты, Skytrax Британия компаниясе версиясе буенча, БДБ һәм Россиянең иң яхшы төбәк аэропорты дип танылды. Бу турыда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

21 мартта Skytrax абруйлы Британия консалтинг компаниясе бишенче тапкыр рәттән "Казан" халыкара аэропортына Best Regional Airport Russia and CIS премиясен (БДБ һәм Россиянең иң яхшы төбәк аэропорты) бирү турында карар чыгарган. Бүләкләү тантанасы Стокгольмда узган.

Skytrax компаниясеннән World Airport Awards премиясе бөтендөнья гражданлык авиациясендә иң объектив һәм дәрәҗәле бүләкләрнең берсе, "Оскар" эквиваленты булып тора, диелгән әлеге хәбәрдә.

Россия аэропортлары арасында шундый престижлы премиягә Казан аэропорты гына лаек булган. Ул чираттагы тапкыр, "Чанги" (Сингапур), "Хитроу" (Лондон), Токио, Абу-Даби, Цюрих, Мюнхен, Лос-Анджелес аэропортлары кебек тармак лидерлары белән, дөньяның иң яхшы аэропортлары арасында тору хокукын раслаган.

World Airport Awards бүләген шулай ук Passenger's Choice Awards дип атыйлар, чөнки ул пассажирлар бәяләмәләре нәтиҗәләре буенча бирелә.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев