Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Башкарма комитеты Җиңү көнен бәйрәм итүгә 45 млн сумнан артык акча тотачак

Бәйрәм программасында Татарстанның һәм башка төбәкләрнең төрле коллективларыннан 1 меңнән артык артист катнашачак.

Казан хакимияте Республика башкаласында Җиңү көнен бәйрәм итүгә 45,8 млн сум акча сарыф итәчәк. Әлеге мәгълүмат сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы сайтында барлыкка килде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә 1,3 меңнән артык коллектив һәм ансамбль катнашучысын җәлеп итү планлаштырыла. Артистлар Россиянең сигез шәһәреннән дә киләчәк.

Бәйрәм программасында Татарстанның һәм башка төбәкләрнең төрле коллективларыннан 1 меңнән артык артист катнашачак.

Шулай ук "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ике сәгатьлек чара көтелә. Тамашачылар трибуналары парадны карау өчен 2,8 меңгә якын кешене сыйдыра алачак. Моннан тыш, Парад гадәттәгечә Меңьеллык мәйданында, Ирек мәйданында, Казан Ратушасында һәм Җиңү паркында узачак. Анда "Үлемсез полк" йөреше планлаштырылган.
 

Фото: https://pixabay.com | al-grishin

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев