Казан Бөтендөнья шәһәрләр саммитында бүләкләнде
Бәйгенең жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, Казан - үзенең этник һәм дини төрлелеген хөрмәт итә торган төрле мәдәниятләр шәһәре.
Казан шәһәрләрне үстерү өлкәсендәге абруйлы бүләккә – Ли Куан Ю Бөтендөнья шәһәр премиясе кысаларында махсус номинациядә бүләкләнде. Премияне Сингапурда узган VI Бөтендөнья шәһәрләр саммитында тапшырдылар. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгенең жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, Казан - үзенең этник һәм дини төрлелеген хөрмәт итә торган төрле мәдәниятләр шәһәре ул. Һәм киләчәктә, шәһәрне үстерүдә яхшы планга, бай мираска һәм мәдәнияткә ия булып, «көчле» һәм «үзенчәлекле» калага әверелергә мөмкин.
- Бөтендөнья шәһәрләр саммиты инде алтынчы тапкыр үткәрелә. Быел анда бөтен дөньядан шәһәр делегацияләре башлыклары, икътисад һәм инновацияләр өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр, университет җитәкчеләре, БМО вәкилләре җыелды.
- Соңгы алты елда Ли Куан Ю премиясе Нью-Йорк, Сучжоу һәм Медельин шәһәрләренә тапшырылган. 2018 елда төп премиягә Сеул каласы лаек булды.
Фото: архив/Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев