Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан кызы “Дөньяның бәллүр таҗ гүзәле беренче вице-миссы” титулын яулады

Татарстан гүзәле Анастасия Макарова Казан консерваториясендә белем ала.

Казаннан Анастасия Макарова “Дөньяның бәллүр таҗ гүзәле - 2018” беренче вице-миссы" титулына ия булды. Бөтенроссия этабында җиңү бу кызга Камбоджада узачак дөньякүләм конкурста илне тәкъдим итү хокукы бирә.

Конкурс 23-27 апрельдә Сочида узды. Анда Россиядән 23 кыз катнашты. “Miss Talent Planet - 2017” исеменә ия булган 21 яшьлек Анастасия Макарова Татарстан данын яклады. Кызлар су керү киемнәре һәм милли костюмнар дефилесы, хореография һәм вокал буенча талантларын күрсәтте. Шулай ук аларның һәрберсе интеллектуаль ярышларны да узды.

“Сочида матурлык конкурслары өчен гадәти биремнәрдән тыш, уллыкка (кызлыкка) бала алган гаиләләр турында доклад әзерләргә кирәк иде. Бу проблема турында беләм, чөнки Казанда Рональд Макдональд йортында хәйрия эшчәнлегендә катнашам”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Анастасия Макарова.

Татарстан гүзәле Казан консерваториясендә белем ала. Узган ел ул икенче югары белем алырга уйлаган, хәзер читтән торып КХТИ да “халыкара менеджмент” белгечлеге буенча укый.

Фото: Анастасия Макарова

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев