Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан лицее укучысы Халыкара информатика олимпиадасында алтын медаль алган

Россия командасы дүрт алтын медаль яулаган һәм медаль зачетында беренче урынга чыккан.

Казанның Лобачевский исемендәге лицеенда XI сыйныфта белем алучы Илдар Гайнуллин Россия җыелмасы составында IOI-2019 информатика буенча Халыкара олимпиадада команда зачетында алтын медаль яулаган. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәмамланып килә торган икенче турның башлангыч нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы дүрт алтын медаль яулаган һәм медаль зачетында беренче урынга лаек булган.

8 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Илдар Гайнуллин, Америка вәкиле Бенджамин Чидан гына калышып, 511.22 балл җыйган. Россияне, Илдар Гайнуллиннан тыш, Санкт-Петербургтан Александр Морозов, Мәскәүдән Владимир Романов һәм Егор Лифарь тәкъдим итә.

Азәрбайҗанда уза торган ярышларга 88 илдән командалар җыелган. Барлыгы 331 катнашучы информатика өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтә. 

Фото: mon.tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев