Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен иң популяр юнәлешләрнең берсе дип табылды

Казаннан тыш, туристларда Мәскәү, Симферополь, Сочи, Санкт-Петербург, Краснодар, Калининград, Екатеринбург шәһәрләре дә кызыксыну уяткан.

Казан шәһәре май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен иң популяр юнәлешләрнең берсе дип табылды. Бу хакта OZON.travel онлайн-турагентлыгы хәбәр итә.

Сервис аша әйбер сатып алган кулланучыларның 70 проценттан артыгы май бәйрәмнәрен Россия шәһәрләрендә үткәрүне кулай күргән. Казаннан тыш, сәяхәтчеләрдә Мәскәү, Симферополь, Сочи, Санкт-Петербург, Краснодар, Калининград, Екатеринбург шәһәрләре дә кызыксыну уяткан.

Казан туристларның поездда сәяхәт итүгә өстенлек биргән шәһәрләр исемлегенә кергән. Бу рейтингта шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Уфа һ.б. шәһәрләр бар.

Чит ил юнәлешләре арасында Грузия лидер дип табылган. 2017 ел белән чагыштырганда, әлеге илгә сатылган билетлар саны өч тапкыр арткан. Моннан бер ел элек Грузия рейтингта 10нчы урынны биләсә, хәзер ул икенче баскычта урнашкан. Бу ил шулай ук балалары белән сәяхәт итүче туристлар арасында да популяр.  

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев