Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан укучысы информатика буенча Европа олимпиадасында катнаша

ЕJOI (European Junior Olympiad in Informatics) халыкара ярышы 23-29 августта Словениядә уза.

Казаннан сигезенче сыйныф укучысы Булат Харисов информатика буенча Европа юниорлар олимпиадасында Россия җыелма командасы составына керде. Бу турыда Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

ЕJOI (European Junior Olympiad in Informatics) халыкара ярышында катнашучыларны Иннополис Университеты базасында әзерләделәр. Алар 23-29 августта Словениядә 23 илдән килгән көндәшләр белән көч сынаша.

15 яшькә кадәрге программистлар ярышы информатика буенча Халыкара олимпиада кагыйдәләре буенча үткәрелә. Ул сынау һәм ике төп турны үз эченә ала. Анда катнашырга Европа Советы әгъзалары булган илләр командалары чакырылган. Һәр команданы ике җитәкче һәм дүрт укучы тәкъдим итә.

Яшүсмерләр арасында информатика буенча Европа олимпиадасы беренче тапкыр 2017 елда Болгария башкаласында узды. 2018 елда ярыш Иннополис Университеты үз мәйданчыгында узды. Россия укучылары ике җыелма команда булып чыгыш ясадылар һәм дүрт алтын һәм дүрт көмеш медаль яуладылар.

2019 елда Россияне Казаннан Булат Харисов, Чиләбедән Даниил Клищ, Мәскәүдән Николай Павлек һәм Дмитрий Галатенко тәкъдим итәчәк. Алар Мәскәү, Свердловск һәм Оренбург өлкәләре, Татарстан, Мордовия һәм Дагыстаннан килгән 6-9 нчы сыйныф укучылары арасында иң яхшылар дип табылды. 

Фото: mic.tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев