Казанда 2 яшьлек малай уникенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булган
Казанда Яңа Савин районында Адоратский урамындагы йортларның берсеннән 2 яшьлек ир бала 12нче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп вафат булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Егылу нәтиҗәсендә бала җитди имгәнүләр алып үлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге хәл булганда, баланың әти-әнисе...
Казанда Яңа Савин районында Адоратский урамындагы йортларның берсеннән 2 яшьлек ир бала 12нче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп вафат булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Егылу нәтиҗәсендә бала җитди имгәнүләр алып үлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге хәл булганда, баланың әти-әнисе һәм апасы зал ягында булган. Малай, тәрәзә төбенә менеп, тәрәзәне ачкан һәм черкидән саклану челтәренә таянган. Челтәр ертылып, бала җиргә егылып төшкән.
Хәзерге вакытта беренчел тикшерүләр бара, хәл тулаем ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев