Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 5нче маршрутка яңа трамвай чыга

Ел ахырына кадәр трамвай депосына кызыл төстәге 20 трамвай вагоннарының барлык партиясе чыгачак.

“Метроэлектротранс” трамвай депосына яңа трамвай вагоны кайтты", - дип хәбәр иттеләр Казан мэриясе матбугат хезмәтендә.

5нче шәһәр маршрутында тимер юл вокзалыннан “Кояшлы шәһәр” торак комплексына кадәр йөри. 

Ел ахырына кадәр трамвай депосына "Уралтрансмаш” ААҖендә җитештерелгән кызыл төстәге 20 трамвай вагоннарының барлык партиясе чыгачак.

Трамвай вагоннарын сатып алу контракты бәясе һәр вагонга 8 млн субсидияне кертеп, 340 млн сумны тәшкил иткән.

Трамвайда салонның үзгәрүчән түбән идәнле өлеше бар. Коляскалы инвалидлар өчен урта ишектә механик аппарель каралган.

Казан буйлап узган ел сатып алынган шундый җиде трамвай йөри. Алар линядә эшләгәндә үзләрен яхшы күрсәткән.

Фото: Город Казань KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев