Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Аеклык бәйрәме үткәрелә

Башкалада әлеге чара 15 нче мәртәбә оештырыла. (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). 11 сентябрьдә Казанда көзге Аеклык бәйрәме узачак. Ул быел 15 нче тапкыр үткәрелә, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми порталы. Чаралар Е.А.Боратынский музеенда оештырыла. Бәйрәм иртәнге сәгать 10да башлана, аерым сәгатьләрдә күргәзмә буенча экскурсия уздырыла, ди оештыручылар. Казан аеклык традицияләренә...

Башкалада әлеге чара 15 нче мәртәбә оештырыла.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). 11 сентябрьдә Казанда көзге Аеклык бәйрәме узачак. Ул быел 15 нче тапкыр үткәрелә, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.

Чаралар Е.А.Боратынский музеенда оештырыла. Бәйрәм иртәнге сәгать 10да башлана, аерым сәгатьләрдә күргәзмә буенча экскурсия уздырыла, ди оештыручылар.

Казан аеклык традицияләренә багышланган сигезенче традицион укулар 14.30 сәгатьтә башланачак. Кунаклар 1912 елгы Казан губерниясендәге беренче алкогольгә каршы Самара күргәзмәсе турында һәм шагыйрь оныгы А.Н.Боратынскийның халык аеклыгы эшенә керткән өлеше һәм башкалар турында ишетә алачак.
Тантаналы кичә 17.00 сәгатьтә интерактив формада танышудан башланачак. Кунаклар төрле мастер-классларда, уеннарда катнаша алачаклар. Чарага керү бушлай, диелә хәбәрдә.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев