Казанда бер ир кеше иртә саен үрдәген йөртергә алып чыга
Казанда, Тасма янындагы Урицкий паркында, һәр иртә саен олы яшьтәге ир кеше, үрдәкләрен йөрергә алып чыга.
Фотоны паркта йөрүчеләр төшереп алып ВКазани поймут төкемендә уртаклашканнар.
Һәр иртә, башына салам эшләпә кигән ир кеше, кәрзин тотып Урицкий паркындагы күл янына төшә. Күл янына төшеп җиткәч, кәрзинен җиргә куя, кәрзиненнән ап-ак үрдәк сикереп чыга чыгара. Үрдәк лап-лоп басып күлгә төшә, коена.
Коенып туйгач, ир кеше үрдәккә муенса кидерә дә алар янәшә басып кайтып китәләр. Әкият диярсез… Юк шул, чын!
Үрдәкле абый Урицкий паркы тирәсендә үз йорты белән яшәүче — Ибраһим Рәшитович исемле кеше. Казан уртасындә яшәп ул кош-корт тотып, бакча үстереп ята. Үрдәкләрне ашау өчен алган булса да хәзер инде аларны ашый алмаячагын әйтә. Озакламый Ибраһим абыйның кошларын кышлыкка авылга кайтып китәчәк. Ә ул үзе алар янына кайтып йөриячәк.
Фото: https://vk.com/vkazani
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев