Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Бөтендөнья хиҗаб көненә багышланган World hijab day чарасы үтте

Кичәнең махсус кунагы танылган җырчы Гүзәлем яулык бәяләргә өйрәтсә, «Содружество мастеров Поволжья» остабикәсе Светлана Савина аларны чәчкә бәйләмнәре ясарга, «Бәхет ачкычы» иҗади студиясе чәч бизәнгечләре, татлы бәйләмнәр ясап күрсәтте.

Кичә Казанда «Зәкят» Хәйрия фонды WORLD HIJAB DAY кичәсен уздырды. Чара Бөтендөнья хиҗаб көненә багышланды һәм берьюлы 120 гүзәл затны үз куенына җыйды. Алар арасында күпбалалы әниләр, ялгыз әниләр, авыру балаларны тәрбияләүче әниләр, төрле диагнозлар белән яшәүче кызлар бар иде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфтиятнең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова кунакларны сәламләп, чараны оештыручыларга, иганәчеләргә, волонтерларга тирән рәхмәтен белдерде.

Алга таба гүзәл затлар алдында мавыктыргыч бер нәсихәт белән Казан ислам университеты остазы Миләүшә ханым Әдһәмова чыгыш ясады. Ул әниләргә һәм кызларга Исламда хатын-кызның киенә әдәбе турында сөйләде, «эчке» һәм «тышкы» хиҗаб хакында фикерләрен җиткерде.

Лекциядән соң, гүзәл затлар төрле иҗади мастер-классларда катнашты. Кичәнең махсус кунагы танылган җырчы Гүзәлем яулык бәяләргә өйрәтсә, «Содружество мастеров Поволжья» остабикәсе Светлана Савина аларны чәчкә бәйләмнәре ясарга, «Бәхет ачкычы» иҗади студиясе чәч бизәнгечләре, татлы бәйләмнәр ясап күрсәтте, мехенди осталары кына белән бизәкләр тезде.

Кичәдә катнашкан һәркемгә оештыручылар затлы яулыклар өләште.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев