Казанда Чехов базарының металлдан эшләнгән павильоннарын сүттеләр
Шәһәрнең Вахитов районындагы сәүдә объекты реконструкциягә ябылды, эшләр 1,5-2 ел дәвам итәчәк.
Казанда Чехов базарының металлдан эшләнгән павильоннарын сүттеләр. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.
Хәзер койма белән әйләндереп алынган территориядән чүп-чар калдыкларын чыгаралар.
- Базар сентябрь аена кадәр гадәти режимда эшләде, аннан аны реконструкция эшләре үткәрү өчен ябалар. Сәүдә объекты җитәкчесе фаразлавынча, эшләр 1,5-2 ел дәвам итәчәк. Иске бина урынында пассажир лифтлары һәм җир асты парковкасы булган катлаулы конструкция төзергә ниятлиләр.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев