Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда чит ил автомобиле мотоцикл белән бәрелешкән һәм күлгә төшеп киткән

Авария Ферма шоссесындагы 39нчы йорт каршында килеп чыккан. (Казан, 31 август, «Татар-информ»). Казанда чит ил автомобиле мотоцикл белән «маңгайга-маңгай» килгән, шуннан соң агачка бәрелеп күлгә төшеп киткән, машинаның пассажиры һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә көндез «БМВ»...

Авария Ферма шоссесындагы 39нчы йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Казанда чит ил автомобиле мотоцикл белән «маңгайга-маңгай» килгән, шуннан соң агачка бәрелеп күлгә төшеп киткән, машинаның пассажиры һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә көндез «БМВ» автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе Ферма шоссесындагы 39нчы йорт каршында 23 яшьлек егет идарә иткән «Ямаха» мотоциклы белән бәрелешә. Шуннан соң чит ил машинасы кюветка оча, агачка бәрелә һәм Югары Кабан күленә төшеп китә.

Авария нәтиҗәсендә машинаның пассажиры алган җәрәхәтләрдән һәлак була.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев