Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда дүртенче тапкыр Чәчәк фестивале ачыла

Җәй дәвамында фестиваль мәйданында «Чәчәкле Казанда мәдәни чәршәмбе» проекты гамәлгә ашырылачак.

Бүген Казанда Чәчәк фестивале ачыла. Төрле ландшафт компанияләре, питомниклар тарафыннан әзерләнгән уникаль композицияләрне, башка еллардагы кебек үк, «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда урнаштырачаклар.

Фестиваль кунаклары, күңелләренә хуш килгән композициягә тавыш биреп, мәйданны бизәп торган иң матур чәчәкне сайлап алу мөмкинлегенә ия.

Чәчәк фестивале Казанда инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Октябрь аенда бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләрне сайлап алачаклар.

Җәй дәвамында фестиваль мәйданында «Чәчәкле Казанда мәдәни чәршәмбе» проекты гамәлгә ашырылачак. Аның кысаларында төрле мастер-класслар, концертлар, шигырь кичәләре, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар, букроссинг һ.б. чаралар үткәрү күздә тотыла.

Беренче «мәдәни чәршәмбе» 27 июньдә узачак. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев