Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Габдулла Тукай каберен зиярат кылу була

Моннан нәкъ 105 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый.

15 апрельдә Яңа Татар бистәсе зияратындагы Габдулла Тукай каберен зиярат кылу була. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге матбугатхезмәте хәбәр итте.

15 апрельдә (якшәмбе) Казанның Яңа Татар бистәсе зияратындагы Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме була һәм шагыйрь рухына дога кылына. Чарада республика җитәкчеләре, танылган язучылар, Г.Тукай премиясе лауреатлары һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

Башлана 10:00 сәгатьтә.

Белешмә: Моннан нәкъ 105 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Мәдрәсәләрдә дәресләр туктатыла. Матбугатта Тукайның үлү хәбәре урнаштырыла, газета-журналлар чит илләрдән килгән кайгы телеграммаларына күмелә. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербургта чыккан "Мусульманская газета"да Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла, ә "День" газетасы Тукайны "Татарский Пушкин" дип атап зур мәкалә бастыра. М. Горький инициативасы белән чыгарылган "Восточный сборник" дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, берничә шигыренең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган "Рус журналы"нда Тукай турында мәгълумат бирелә, аның "Пар ат" шигыре инглиз телендә басыла. Тукай турында Төркия матбугатында да күп языла.

Соңгы юлга шагыйрьне Казан шәһәренең Клячкин хастаханәсеннән озаталар. Яңа Татар бистәсе зияратында җирлиләр.

Фото: Ильнар Тухбатов | http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев