Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда яшәүчеләр Беренче Май мәйданында Татарстандагы иң зур Россия байрагын ачты

Казан Россия көнен бәйрәм итүгә кушылды. Иртән яшьләр берләшмәләре вәкилләре Дуслык парадында катнашты һәм җырлый-җырлый Сөембикә манарасыннан алып Беренче Май мәйданына кадәр гигант Россия байрагын тотып үтте. Бәйрәмнән видеокадрларны шәһәрнең Мәдәният идарәсе урнаштырган.

Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

«Татарстан башкаласының кадерле халкы һәм кунаклары, сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Бу матур көнне якыннарыгыз белән булыгыз!» – дип язган идарә вәкилләре.

Байракның зурлыгы 22 х 30 метр. Оештыручылар аны бүгенге бәйрәмдә республикада иң зур байрак дип атады. Шулай ук узган төндә Камал театр түбәсендә дә зур байрак балкыды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне белән котлады. Ул бәйрәм темасына видео да урнаштырды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисенә Президент Владимир Путин, премьер-министр Михаил Мишустин котлау сүзләре юллады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-yasaucelar-berence-mai-maidanynda-tatarstandagy-in-zur-rossiya-bairagyn-aide-5872286

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев