Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр

20 июньдә кичке биштән төнге бергә кадәр юлларның кайсыбер өлешләрендә транспорт хәрәкәте чикләнә.

20 июньдә, “Казан Арена” стадионында Иран һәм Испания җыелма командалары арасында мундиаль матчы булу сәбәпле, юлларның кайсыбер өлешләре транспорт чаралары өчен ябыла. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 июньдә кичке биштән төнге бергә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә. 

Чикләүләр С. Хәким урамында Ф. Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәр өлештә, Чистай урамында Бичурин урамыннан Х. Ямашев проспектына кадәр, Чистай урамында Х. Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәр өлештәге юлларга кагыла. Моннан тыш, Х. Ямашев проспектында Адоратский урамыннан Себер трактына, Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына, Ямашев проспектыннан Гаврилов урамына, Академик Арбузов урамында Журналистлар урамыннан Ямашев урамына кадәр хәрәкәт чикләнә.

Фото: https://pixabay.com | avemary

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев