Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда кичә айлык норманың утыз проценты кадәр яңгыр яуган

Давыллы яңгыр китергән зыянны бетерү өчен, шәһәр урамнарына йөзгә якын махсус техника чыккан.

Казанда өч сәгать дәвамында яуган көчле яңгыр айлык норманың 30 процентын тәшкил иткән. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущинага сылтама белән җиткерә.

Мэрия мәгълүматлары буенча, давыллы яңгыр китергән зыянны бетерү өчен, шәһәр урамнарына 32 җыештыру-себерү һәм 60 су сиптерү-юу машинасы чыккан.

Көчле явым-төшем яңгыр сулары канализациясенә зур йөкләмә булган. Бондаренко, Мусин, Островский урамнары һәм Җиңү проспектында яңгыр сулары агу канализациясенә куелган рәшәткәләр тыгылган һәм су җыелган. Транспорт хәрәкәтенә комачаулык тумаган, диделәр Казан шәһәре башкарма комитеты матбугат хезмәтендә.

Яңгыр сулары канализациясен махсус техника кулланып дүрт бригада чистарткан. 

Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетына ишегалларында агачлар һәм ботаклар сыну турында 23 мөрәҗәгать килгән. Төн эчендә ишегаллары тәртипкә китерелде, дип хәбәр иттеләр Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында. 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев