Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Корбан фестивале була

Горький паркындагы бәйрәмдә 5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.

11 августта бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Казанда һәм Татарстан районнарында Корбан гаете бәйрәм вәгазе белән генә чикләнми, шәһәркүләм тантаналы чаралар оештырыла. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында казанлыларны гаилә бәйрәме була. Биредә 11 августта 13.00 сәгатьтә "Корбан-фест" бәйрәме узачак. Шәһәркүләм чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте белән берлектә оештыра.

Бәйрәм программасында спорт эстафеталары, «Рыцари» аттракционы, кул көрәше буенча ярышлар, шулай ук татар стилендәге прәннек рәсемнәре, балчык уенчыклары бизәкләре ясау, күн читекләр ясау, яулык бәйләү, кына бизәкләре ясау, брелок һәм значоклар ясау, финик кәнфитләре ясау буенча балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар каралган.

Бәйрәмне Айрат Заһриев алып барачак. Корбан фестивалендә 5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Анда милли һәм дини булу-булмауга карамастан, барлык теләүчеләр чакырыла. 

Фото: tatar-inform

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев