Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Казанда метроның “Имәнлек” станциясен Россия көнендә ачалар

Хәзер Казан метрополитенының яңа станциясе территориясендә төзекләндерү эшләре бара.

Казанда метроның “Имәнлек” станциясен 12 июньдә, Россия көнендә ачалар. Бу хакта “Татар-информ”га “Казметрострой” генераль директоры урынбасары Вениамин Тарзиманов сөйләде.

Аның сүзләренчә, хәзер төзекләндерү эшләре бара, поездларны йөртеп карыйлар, нигездә тышкы эшләр башкарыла.

“Бүген-иртәгә ЮХИДИдә киңәшмә узачак, анда хәрәкәт ничек оештырылачак, юлларны ничек ачачаклары турында сөйләшәчәкләр. Барысы да план буенча бара”, - дип билгеләп үтте Тарзиманов.

“Бу “Имәнлек” станциясен ачуның төгәл датасы. Бу дата Татарстан Президентына әйтелде”, - диде ул.

Фото: https://vk.com/vkazani

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев