Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда мәктәп укучыларының бронза сыннары футбол уйнаячак

Казанда Декабристлар урамында, “Татмедиа” бинасы янында, яңа скульптур композиция урнаштырылды. Аның авторы – Казанның танылган скульпторы Асия Миңнулина.

  •  
  •  
  •  

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль, Алсу Сафина). Бүген Казанда Декабристлар урамында, “Татмедиа” бинасы янында, яңа скульптур композиция урнаштырылды. Аның авторы – Казанның танылган скульпторы Асия Миңнулина.

Композиция ике совет укучысының мәктәптән соң футбол уйнарга җыенуын күрсәтә. Бер малай туп тотарга әзер торган капкачы позасында тора, икенчесе аңа каршы туп белән якынлаша. Алардан ерак түгел букчалары ята, букчаларның берсендә – куртка, аның җиңендә йомшак пластиктан ясалган ачык китап һәм чыгып килә торган кояш сурәте – белем символы – төшерелгән.

Композиция Декабристлар урамыннан “Казан” Гаилә үзәгенә кадәр сузылган яңа променадның бер мәйданчыгында урын алган. Скульптор Асия Миңнулина сөйләгәнчә, эшкә вакыт бик күп булмаган һәм бүгенге көндә скульптур композиция төгәлләнмәгән. Анда берничә укучы-пионер утырган эскәмия өстәлер дип фаразлана. “Биредә күңелсез булмавын телим, җанлылык кирәк”, - диде Асия Миңнулина. Аның сүзләре буенча, скульптур композиция безне әти-әниләре эштә вакытта, ишегалдында футбол уйнап үскән яисә шугалакта булган вакытка кайтара. “Бу вакыт минем өчен бик якын, - дип сөйләде скульптор. – Мин тәрәзәдән шланг чыгарып, шугалакка су агыза идем, капкада басып тора идем”.

Әлеге скульптур композиция “Күн туп” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турнирына багышланган. Ул 1964 елдан легендар совет капкачысы Лев Яшин инициативасы буенча уздырыла башлаган һәм яшь футболчылар арасында иң массалы ярыш булып тора. Асия Миңнулина сүзләре буенча, тарихка мондый сылтамалар кирәк. “Тарихның башы да, ахыры да юк, ул – өзлексез, тасма кебек”, - диде ул.

Скульптур композицияне урнаштыру футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамлануга багышланган. Бүген Санкт-Петербургта Аглия һәм Бельгия командалары арасында өченче урын өчен көрәш барды, ә иртәгә, 15 июльдә, чемпионат финалы узачак, анда Франция һәм Хорватия җыелмалары очрашачак. Финал уңаеннан Татарстан башкаласында бүген Франция җыелмасына уңыш теләп, паблик-арт ясарга керештеләр.

Фото: https://www.kzn.ru
https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев