Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Россия көне “Халыклар дуслыгы парады” белән билгеләп үтелде

Акция FIFA-2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан мәдәни программа кысаларында барды.

Россия көнендә Казанда М.Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында “Халыклар дуслыгы парады” булып узды. Акция FIFA-2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан мәдәни программа кысаларында барды.

Бәйрәмне Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы оештырды.

Паркка кергәндә үк башланып киткән колонна алдында, Россия гимнын башкарып, җырчылар һәм баянчылар атлады. Кызлар һәм егетләр милли киемнәрдән булды.

Төп сәхнәдә чарада катнашучыларны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова котлады. “Иң мөһиме – безнең дуслык. Быел парад икенче ел уза. Мин ышанам, ул әле өченче, дүртенче генә түгел, күп тапкырлар узар”, - диде ул үз чыгышында.

В Казани прошел «Парад дружбы народов России»

Парадта кунакларны һәм шәһәр халкын шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева котлады.

Россия көненә багышланган концертта Татарстанда тупланган күп төрле милләт халкы иҗат коллективлары, шулай ук профессиональ ансамбльләр чыгыш ясады.

Биредә шулай ук Татарстандагы төрле милләт халкы яшьләре сурәтләнгән “Киңкырлы Татарстан” фотокүргәзәзсе тәкъдим ителде. 

Фото: Рамил Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев