Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда шәһәрнең төп Яңа ел чыршысы ачылды

Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын якынлашып килүче бәйрәм белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.

Кичә «Казан» Гаилә үзәге янында Татарстан башкаласының төп чыршысы ачылды. Бәйрәм мәйданчыгында шәһәр халкын һәм кунакларны «Озын агай-энеләр» урам театры актерлары, татар эстрадасы артистлары Лейна һәм Фирдүс Тямаев катнашында күңел ачу программасы көтте. Якынлашып килүче Яңа ел белән шәһәр халкын Казан Мэры Илсур Метшин котлады.

Шәһәр артистлары һәм вокаль ансамбльләре башкаруында сәхнәдән яңгыраган популяр җырлар, төрле төстәге гирляндалар, «КышДаКар-фест»та катнашучылар үз продукциясен тәкъдим итә торган сәүдә рәтләре – болар барысы да касә янындагы мәйданда Яңа ел атмосферасын тудыра.

«Казан» Гаилә үзәге янында әкияти боз шәһәрчеге урнашкан. Бәйрәмгә килгән казанлылар Кыш Бабай, Кар кызы, аҗдаһа, тәхет һәм кристаллар скульптуралары фонында бик теләп фотога төштеләр. Биредә үк, боз шәһәрчегендә, биш текә тау һәм боз лабиринты урнаштырылган.

Россиянең иң биек яңа ел чыршылары топ 3-легенә кергән 35 метрлы чыршы, һичшиксез, мәйданчыкның төп бизәге булды. Яшел чибәркәй шулай ук югары технологияле булып чыкты – чыршы өстеннән 93 мең светодиодлы пиксельдән торган махсус челтәр сузылган, аның ярдәмендә утлы тамаша үткәрү мөмкин булачак. Утлар төрле төсләргә күчәчәк, шул рәвешле матур визуаль эффектлар тудырылачак. Моннан тыш, чыршы тулы әйләнештәге 12 яктылык пушкасы һәм 640 якты гирляндалар белән бизәлгән.

«Быел бездә уникаль чыршы, ул музыкаль чыгышларга җавап бирә. Бу шәһәр халкы Яңа ел атмосферасы белән максималь дәрәҗәдә тулылансын һәм могҗиза хисе белән сугарылсын өчен эшләнде», - дип билгеләде Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. Утлы тамаша Яңа ел бәйрәмнәре ахырына кадәр көн саен 16.00, 18.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә узачак.

Казан Мэры Илсур Метшин бәйрәм мәйданчыгын карап чыкты һәм шәһәр халкы белән аралашты. «Искиткеч атмосфера, искиткеч шәһәрчек, биредә һәр өлкән кеше үзен бала итеп хис итә һәм әкияткә ышана ала», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Казанда яшәүче Алсу Мамедова.

Шуннан соң сәхнәдән: «Без барыбыз да Яңа ел бәйрәмнәрен, Яңа ел могҗизасын көтеп калабыз. Сезгә матур, иҗади 2019 ел өчен рәхмәт әйтәсем килә. Без бергә күп эш башкардык. Мин яңа 2020 елда һәркемгә зур бәхет, уңышлар һәм яңа казанышлар телим», – дип мөрәҗәгать итте казанлыларга Илсур Метшин.

Яңа ел бәйрәмнәрендә төп әкият персонажлары – Кыш Бабай һәм Кар кызы пәйда булгач, шәһәрнең төп чыршысында утлар кабынды. Бәйрәм матур салют белән тәмамланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Касә янында концертлар Яңа ел көннәрендә, 1-7-нче гыйнварда, һәр көнне 17.00-дән 19.00-гә кадәр узачак. Шәһәрдә барлыгы 160-тан артык бәйрәм чарасы планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2020» бүлеге ачылды. Биредә бәйрәм чаралары, чыршы шәһәрчекләре, фейерверклар җибәрү мәйданчыклары, Яңа ел каникулларында җәмәгать транспорты эше, хоккей тартмалары, шугалак һәм чаңгы трассалары турында мәгълүмат җыелган.

Төп чыршыны ачуда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова, «Казан парклары һәм скверлары дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Марат Закиров һәм башкалар катнашты.

 

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев