Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда социаль туклану өлкәсендә 300 хезмәткәр җитми

Хәзерге вакытта җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм балалар бакчаларында 2100 кеше урынына 1800 хезмәткәр генә хезмәт куя. (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Казанда социаль туклану өлкәсендә кадрлар кытлыгы күзәтелә. Бу хакта «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Гүзәл Ананьева хәбәр итте. Хәзерге вакытта җәмәгать туклануы...

Хәзерге вакытта җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм балалар бакчаларында 2100 кеше урынына 1800 хезмәткәр генә хезмәт куя.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Казанда социаль туклану өлкәсендә кадрлар кытлыгы күзәтелә. Бу хакта «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Гүзәл Ананьева хәбәр итте.
Хәзерге вакытта җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм балалар бакчаларында 2100 кеше урынына 1800 хезмәткәр генә эшли. Мисал өчен, җәмәгать туклануы предприятиеләренең 373 хезмәткәре, алардан рациональ файдалану максатыннан, Казан һәм Түбән Кама мәгариф идарәләре штатыннан азык-төлек департаменты штатына күчерелгән. Бу - социаль туклану өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек биргән.
1 сентябрьдән мәктәп ашханәләренең җитештерү мөдирләре, шулай ук пешекче һәм кухня эшчеләренең хезмәт хакы 18, 13 һәм 11 мең сумга кадәр арттырылган. Хезмәткәрләргә өстәмә рәвештә эш хакының 120 проценты күләмендә премия түләнә.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев