Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда табибларның уртача хезмәт хакы билгеле булды

Татарстан башкаласында медицина хезмәткәрләренең минималь хезмәт хакы 5,5 мең сум тәшкил итә.

Казанда табибларның уртача хезмәт хакы 38,7 мең сумга тигез, дип хәбәр итә HeadHunter сервисының матбугат хезмәте.

2018 ел башында Чаллыда медицина хезмәткәрләренең уртача эш хакы – 31,8 мең, Әлмәттә – 36,5 мең, Түбән Камада 34,7 мең сум булган.

Татарстан башкаласында табибларның минималь хезмәт хакы 5,5 мең сум тәшкил итә. Иң зур хезмәт хакын (80-180 мең) психиатр-наркологлар ала.

Быел Казанда фельдшерларның максималь эш хакы 50 мең сум тәшкил иткән. Кандидаттан тиешле белгечлеккә ия икәнлеген раслаган сертификат һәм өч елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе таләп ителә.

Эшкә яңа гына урнашкан (бу очракта урта медицина белеме дә җитә) фельдшерларның хезмәт хакы 15-17 мең сумга тигез. 

Фото: архив tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев