Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда төнлә Лаврентьев урамындагы күпкатлы йорт фатирына ут төрткәннәр

Подъездның ун кешесе янгын сүндерүчеләр килгәнче үзләре чыга алган. (Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген төнлә янгын сүндерү үзәк пунктына Лаврентьев урамындагы тугыз катлы 22нче йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Янгын урынына 48нче, 3нче янгын сүндерү-коткару бригадалары, газ һәм электр челтәрләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Янгын сүндерүчеләрне...

Подъездның ун кешесе янгын сүндерүчеләр килгәнче үзләре чыга алган.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген төнлә янгын сүндерү үзәк пунктына Лаврентьев урамындагы тугыз катлы 22нче йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр алынган.

Янгын урынына 48нче, 3нче янгын сүндерү-коткару бригадалары, газ һәм электр челтәрләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Янгын сүндерүчеләрне хуҗабикә каршылап, иренең фатирда янгын сүндерергә тырышуын җиткергән. Янгын икенче катта алар фатирының бер бүлмәсендә чыккан.

Дүрт минуттан янгын сүндерелгән. Янгыннан ике квадрат метр мәйданда зыян килгән. Кешеләр зыян күрмәгән.

Янгынның беренчел фаразлары - ут төртү.


http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев