Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда узачак республика Чыршы бәйрәменә 36 миллион сум бүлеп бирелгән

25 декабрьдә булачак бәйрәм концертын 8,4 мең тамашачы караячак.

25 декабрьдә Казанда узачак республика Чыршы бәйрәменә 36 миллион сум бүлеп бирелгән. Әлеге хезмәткә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы заказ бирә. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында хәбәр ителә.

Бәйрәмнең 8,4 мең кеше сыйдырышлы бинада үткәрелүе зарур. Аның территориясендә ким дигәндә 200 автомобиль кую урыны булырга тиеш. Концерт программасы 12.00-16.00 сәгатькә билгеләнгән.

Подрядчы 9,5 мең Яңа ел бүләге, кунаклар һәм концертны оештыручылар өчен 500 төшке аш әзерләргә тиеш. Шулай ук заказны үтәүче концерт программасы әзерләргә һәм чарага килүчеләрне транспорт белән тәэмин итү зарур.

Фото: архив/Рамиль Гали/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев