Казанда узган «Каз өмәсендә» райондашларыбыз да катнашты
Казанның «Туган авылым» комплексында «Каз өмәсе» ярминкәсе үтте. Ярминкәдә фермер продукцияләре тәкъдим ителде.
Тантаналы ачылыш чарасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров каз өмәсе йоласын «халык бәйрәме» дип атады.
«Март аенда Бөтендөнья татар эшмәкәрләре форумында төбәкләрдә каз үрчетүчеләр тәкъдиме белән Бөтенроссия «Каз өмәсе» бәйгесе уздырылды. Мөслимдә аның нәтиҗәләрен ясадык. «Каз өмәсе»нең халык бәйрәменә әйләнгәнен бүген үз күзләребез белән күрәбез. Казанда әле мондый ярминкәләр узганы юк иде. Ул хәзер традицион рәвештә булачак», – диде Данис Шакиров.
Башкала халкын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов та сәламләде.
«Татарларның гореф-гадәтләренә туры китереп, бүген Казанда беренче тапкыр «Каз өмәсе» ярминкәсе үтә. Казның гомере кыска. Яздан бәбкәдән үстереп, электән үк Яңа ел алдыннан каз өмәсе үткәрү авыл халкын берләштергән», – диде Рафаэль Фәттахов.
Комплекс территориясендә балалар мәйданчыгы эшләде, район һәм шәһәрләрдән килгән фольклор коллективлары, танылган артистлар чыгыш ясады.
Шул ук көнне «Туган авылым» комплексында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан буенча җирле оешмалары җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышы узды. Анда конгрессның Саба җирле оешмасы җитәкчесе Рөстәм Исмәгыйлов катнашты.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-kaz-omase-yarminkase-uta-5880910
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев