Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда узган пляж волейболы лигасында шәмәрдәнлеләр җиңде

Шәмәрдәннең «РОСТ» лицее укучылары Татарстан Республикасының мәктәп волейбол лигасында призлы урыннар яуладылар.

Шушы көннәрдә, Казанда, Татарстан Республикасының мәктәп волейбол лигасында пляж волейболы буенча ярышлар булып узды. Элеге ярышларда катнашкан 32 команда арасында, безнең районнан егетләр командасы 1 нче, кызлар командасы 2 нче урынны алып кайтты. Егет-кызларның республика куләмендә 1 һәм 2 урыннарга чыгуы, “Яшьлек “ яшьләр үзәге тренеры Илназ Хәниф улы Хөснетдиновның зур хезмәт нәтиҗәсе. Бу инде ел дәвамында түгәрәккә йөрүче  балалар белән шөгыльләнү бушка китмәгән дигән сүз. Республика ярышында җиңү яулап  кайткан”Яшьлек” яшьләр үзәгенең волейбол түгәрәгенә йөргән Шәмәрдән егетләре һәм  кызларына һәм аларга җиңү алымнарын өйрәткән тренерларына алга таба да уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев