Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанга Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев килде

Эш сәфәре кысаларында Казахстан Республикасы Президенты КФУ һәм Казан Кремлендә булачак.

Кичә Татарстанга Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Нурсолтан Назарбаев Казан федераль университетына барачак, анда Казахстаннан килгән студентлар белән очрашачак. Аннары Казан федераль университеты мактаулы докторы исеме бирү тантанасы булачак.

Шуннан соң Казахстан Президенты Казан Кремленә барачак. Монда «КАМАЗ», «КВЗ», «Форд Соллерс» һәм башка эре республика предприятиеләренең техникасы күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәне караганнан соң Нурсолтан Назарбаев һәм Рөстәм Миңнеханов үзара очрашу уздырачак.

Очрашудан соң Нурсолтан Назарбаев Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев белән очрашачак, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе аңа «Яңарыш» фонды эшчәнлеге кысаларындагы проектлар турында сөйләячәк.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев