Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанлылар иске велосипедларын икенчел куллану өчен тапшыра ала

Тапшырылган велосипедлар төзекләндерелә, шуннан соң аз керемле гаиләләргә бүләк ителә.

Казанлылар иске велосипедларын икенчел куллану өчен тапшыра алалар. Тапшырылган велосипедлар төзекләндерелә, шуннан соң аз керемле гаиләләргә бүләк ителә. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

"Велоигелек" акциясе үз эченә хәйрия, социаль һәм экологик өлешләрне ала, иске һәм кулланылмый торган велосипедларны утилизацияләргә, республикада велохәрәкәт һәм велокультура үстерергә ярдәм итә һәм мохтаҗ балаларга булышлык итә. Беренче велосипедларны волонтерлар "Игелекле эшләр" фонды тәрбияләнүчеләренә бүләк иттеләр. Активистларның максаты – бер ел эчендә бер мең велосипед җыю.

Фото: https://pixabay.com | danfador

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев