Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан Кытайга көнбагыш орлыгы һәм кондитер эшләнмәләре җибәрелә

Йөк Чэнду шәһәренә 18 тәүлек эчендә барып җитәргә тиеш.

Февраль ахырында Казаннан Кытайның Чэнду шәһәренә тизйөрешле контейнерлы поезд юнәләчәк. Анда көнбагыш орлыгы һәм кондитер эшләнмәләре төялгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Черемнов хәбәр итте.

Беренче йөк Казаннан Кытайга агымдагы елның гыйнварында җибәрелгән иде. Шэньчжэнь шәһәренә Кукмара заводының алюминий савыт-сабасы китте.

Йөк 18 тәүлек эчендә барып җитәргә тиеш. Су юлы белән ул 1-1,5 айда гына барыр ирешә. 

“Әлегә товарның күләме зур түгел. Йөк озатучыларда бу проектка карата кызыксыну барлыкка килде. Икенче йөкне килешеп җибәрдек. Әгәр барысы да уңышлы булса, Казаннан Кытайга кадәр тулы бер поезд җибәрәчәкбез. Өченче йөкне озату мартка планлаштырылган”, - диде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

“Әлегә йөк Кытайга җибәреләчәк, чөнки туры маршрут бар”, - дип тәмамлады сүзен Черемнов.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев