Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннда Имәнлек метро станциясендә сынау поездын йөртеп караганнар

«Казметрострой» генераль директоры сынау нәтиҗәләрен уңай бәяләгән.

4 майда Казанның Имәнлек метро станциясендә сынау поездын йөртеп караганнар. Сынау нәтиҗәләре уңай бәяләнгән. «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Имәнлек метро станциясен төзү эшләре тәмамланды диярлек, дип искәртте докладчы.

«Хәзерге вакытта метрополитен белгечләре белән бергә станциянең тәэмин итү системаларын сынау режимында көйләү эшләре алып барыла. Беренче тапкыр ут, янгын сигнализациясе һәм автоматиканы сынап карадык», - диде Марат Рәхимов.

Бүгенге көндә шулай ук объектның паспортын төзү өчен тиешле үлчәмнәр алынган.

«Эш бара һәм без аны бер ай дәвамында төгәлләрбез дип уйлыйм», - диде Марат Рәхимов.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев