Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казансуга кар түккән өчен, закон бозучыга ярты миллион сум күләмендә штраф яный

Казанның бер оешмасы җитәкчесе елганы пычраткан өчен җаваплылыкка тартылган.

Казансуга законсыз рәвештә кар түккән өчен, Казанның бер оешмасы җитәкчесенә ярты миллион сум күләмендә штраф яный. Экологлар әлеге фактны раслый торган видео алган. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Видео WhatsApp аша килгән. Язмада Кремль яр буеннан җыелган кар һәм чүп-чарны елгага түгүләре күренә. Әлеге фактны ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары тикшергән. Чүп-чар һәм карның пробасын алганнар, аның составында эрегән вакытта су объектына куркыныч тудыра торган реагент һәм нефть продуктлары табылган», - диелә хәбәрдә.

Әлеге территорияне җыештыру өчен җаваплы оешма җитәкчесе, су объектларын саклау таләпләрен һәм территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган. 

Фото: архив tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев