Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенә Фираяның күргәннәре

Авылдашым һәр хәлдән оста чыгу юлын таба

  Бу вакыйга 70нче  еллар тирәсендә  Иләбәр башлангыч мәктәбендә була. Аз  комплектлы  класслар  заманы. Бер  укытучы 1нче- 3нче, йә 2нче-4нче сыйныфларны бергә утыртып белем бирә. Башлангычларны Мәсрүрә һәм Мәрхәбә апалар  укыта.  Хәбинур апа җыештыручы да,  мичкә  ягып  җылытучы  да. Шимбә  көн.  Балалар, сәгать 1дә дәресләре бетеп,  кайтып  китәләр. Ике  укытучы бераз  сөйләшеп утыралар да, мәктәпне бикләп, бер-бер артлы өйләренә юл тоталар. Фирая исемле  кыз исә күрше  класска кереп калган була.  Сумкасын озаграк тутыргандырмы, башка сәбәпме, ишеккә барса – бикләнгән. Хәзерге заман баласы булса, тәрәзәне төртеп булса да  чыгар  иде.  Телефон, электр заманы  да түгел әле. Төнлә бинада  ут юк, кап-караңгы. Ә  йортлардан читтәрәк салынган мәктәп   яныннан  кеше бик йөрми.  Ул хәзерге мәчеттән өстәрәк иде. Фирая кайбер  көннәрдә әбисе Маһинур апаларда кунгалап кала торган  була. Кыз  кайтмагач, әнисе  шулай дип  уйлый.

Икенче  көнне техничка Хәбинур апа мичкә  ягарга мәктәпкә  килгән һәм  Фираяны  күреп: “Җен баласымы син, адәм баласымы?” – дип сораган. Кыз җавап бирерлек хәлдә булмаган. Бар  көченә чабып  өенә кайтып  киткән. Бу хәлдән соң беркем тавышланып йөрмәгән, тыныч  кына  узган “инцидент”.

“Курыктыңмы?” – дип сорыйм хә­зерге Фираядан. “Юк, курыкмадым. Дәфтәрләремне  алып, карап утырдым”, – ди ул. “Төнлә  йокладыңмы?” “Партага башны куеп  азрак  йокладым”.

Фирая белән булган тагын бер  вакыйга. Әнисе Равия апа аны 1956 елгы Рузалиягә (ул  вакытта 13  яшь кенә әле) һәм 12  яшьлек  Гөлдәминәгә ияртеп, Сабага дәреслекләр  сатып  алырга  җибәрә. Ә Фираяга 8 генә  яшь. Алалар  китапларны, ләкин автобуска  өлгермиләр.  Шуннан  соң  Саба авылы башына  чыгып, машина (попутка) көтәләр. Шәмәрдәнгә  ашлык илтүче  йөк  автомобиле болар  янына  килеп туктый.  “Куда?” дип  сорый йөртүчесе. Кызлар: “Иләбәр”, – дип әйтәләр.   Гөл­дәминә белән Рузалия ашлык өстенә үрмәли,  Фираяны  кабинага  утырталар. “Иләбәргә җиткәч, туктатырсың”,– диләр.  Хәзер генә ул бакча балалары да русча сиптерә. Моннан 50  ел элек  башлангыч сыйныф укучысы татарчаны гына  белә иде шул.  Шуңа  күрә Фираяның башыңа  кайгы төшә: ничек туктатырга бу русны? Машина Иләбәрне узып  китә башлагач, кыз кисәк кенә “Стоп” дип  кычкыра. Әлеге  командадан соң шофер тормозга шулхәтле  каты баса  ки, ашлык  өстендәге  кызлар чүттән генә очып төшмиләр. Кабинада рус та куркуыннан ап-ак була.

Фирая бу очракта да   килеп туган хәлдән әнә шулай оста  чыга.

Әминә Фатыйхова.

Иләбәр.     

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев