Күңел сафлыгын сакларга чакыручы
Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә хикәяләр, повестьлар, романнар авторы Нурислам Хәсәнев тумышы белән Теләче районының Шәтке авылыннан.
1959 елда Теләче районы сабалыларга кушылгач, Нурислам 32 ел (1991 елга кадәр) Саба районы язучысы булып йөрде. Шул чорларда аның иҗаты чәчәк атты, бер-бер артлы китапларын бастырды, 1986 елда СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул ителде. Шуңа күрә дә ул бүгенге көндә үзен «Мин Сабаныкы да, Теләченеке дә» дип шаярта. Якташыбыз, ике районны да үз итеп, район хезмәтчәннәре, аларның тырыш, эшчән кешеләре турында күп кенә очерклар, хикәяләр, повестьлар да язды. Н. Хәсәнов әсәрләренә халыкчанлык, үз геройларының язмышында психологик тирәнлек хас. Ул юмор хисләреннән дә мәхрүм түгел, шигырьләр дә, җырлар да яза. Н. Хәсәнов быел үзенең 75 яшьлек юбилеен яңа иҗади уңышлар белән каршылады. Татарстан китап нәшрияты быел аның 2013, 2015 елларда әдәби әсәрләргә оештырылган ябык конкурсларда (романнар номинациясендә) җиңү яулап, дипломнарга лаек булган «Күрәчәк», «Гозер» романнарын, «Күрәчәк» дигән китабын да бастырып чыгарды. Янә дә «Идел-Пресс» нәшрияты аның ике романын туплап «Җан авазы» дигән китабын да дөньяга чыгарды. Н. Хәсәновның Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай клубында узган 75 яшьлек юбилей кичәсендә каләмдәшләре аның иҗатына үз бәяләрен биреп чыгыш ясадылар. Котларга теләчелеләр, Шәткедән авылдашлары да килгән иде.
Без дә, сабалылар белән бергә, якташ язучыбызны олуг юбилее белән котлыйбыз. Аның иҗатын зурлап бәяләгән каләмдәш әдипләренең фикерләреннән кайбер өзекләрне дә туплап, газетабыз укучылары игътибарына тәкьдим итәбез.
"... Нурислам Хәсәновның каләм остасы буларак отышы, барыннан да әүвәл, кеше күңеленең чоңгылларына төшеп сурәтли белүендә. Ул - психолог. Өсәвенә педагог та. Әмма аның кайбер сабакларының куәт-кодрәте озак елларга җитәрлек тәэсиргә ия... Соңгы дистә ел дәвамында Нурислам Хәсәнов «Җан авазы" повестен ижат итеп, татар әдәбиятында әлегәчә кул тимәгән диярлек теманы - бүгенге армиябез тормышын күрсәтте, тәнкыйть күзлегеннән карап тасвирлады. Янә берсе саллысы - «Иңрәү» повесты, Аны кабат укыдым, янә иманыма куәт өстәдем: Нурислам - күркәм мәгънәсендә сүз рәссамы". Барлас Камалов.
"Нурислам Хәсәновның хикәяләр җыентыгы белән танышам. Геройлар бер-берсенә охшамаган, алар белән танышкан саен, гыйбрәтле язмышлар белән очрашасың, тормыш-яшәеш турында уйланасың. Автор тормышны яхшы белә - аның бу сыйфаты һәр хикәясе саен диярлек ачык ярылып ята. Хикәяләр халыкчан, сыгылмалы, моңсу телдә язылган, һәрхәлдә, укучы авторның шушы сыйфатларына игтибар итми калмастыр. Юмор - җылы, ягымлы, җор, тапкыр сүзле, берәүнең дә шәхесен рәнҗетми, елмайта, кытыкламыйча көлдерә генә. Ә менә сатирасына килсәкме... Бу очракта ул, үткер укларын бер дә җәлләмичә, эреле-ваклы түрәләргә дә юнәлтә, коррупция, комсызлык, эгоизм, имансызлык, сәрхушлек кәсафатын, нәфес кортларын хурлык баганасына тери. Автор туган халкына һәм туган җиренә, тәрбия мәктәбенә хезмәт итә, кеше күңеленең сафлыгын сакларга чакыра". Рашат Низами: («Кичеккән күке моңы»).
"Нурислам Хәсәнов иҗаты хакында сүз йөрткәндә, әлеге чагыштырулар, метафораларның һич кирәге юк. Киресенчә, бу очракта күз карашыңны ерак офыкларга, киң дәрьяларга ташламыйча, әйләнә-тирәңә, көн дә үтеп йөри торган сукмакларыңа төбәсәң, хәерлерәк булыр сыман. Әдип повестьларының берсен «Хакыйкать хакы» дип атаган. Чыннан да, ул үзе дә, геройлары да һәрчак дөреслекне яклап, шуны раслап йөрүчеләр рәтендә. Әлеге фикер бик эзлекле рәвештә башка әсәрләрендә дә үткәрелә - кызыл җеп булып бөтен иҗаты буенча сузыла.». Рифат Сверигин,әдәбият галиме.
«Нурислам Хәсәновның «Бәхилләрме йөрәк?» дип аталган икенче китабына кергән ике повесть белән танышып чыкканнан соң, авторның кеше, бигрәк тә балалар психологиясен яхшы белүе, аларның шактый авыр тормышларын якты итеп тасвирлый алуы сизелә. Нурислам Хәсәновның укучыга әйтер сүзе бар. Шунлыктан мин аның заманыбыз куйган мөһимерәк проблемаларны, соңиаль-иҗтимагый күренешләргә тирәнтенрәк күтәргән, масштаблырак әсәрләргә алынуын теләр идем".
Мәхмүт Хәсәнов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев