Кем буласын белгән юк
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузлардагы бюджет урыннарының санын киметергә җыенмый. Быел 100 укучыга 57 урын туры киләчәк. Нинди белгечлек сайлаганнар югалып калмаячак? БДИ якынлашканда, укучыларга бу хакта искәртеп куюның артыгы булмас.
Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүче илкүләм тикшеренү үзәге чыгарылыш укучылары арасында сораштыру уздырган. Аның нәтиҗәләренә ышансаң, егет һәм кызларның 71 проценты югары белем алырга хыяллана. Тик яшьләрнең күбесе нинди белгечлек үзләштерәсен төгәл белми икән. БДИ нәтиҗәсен көтәләр. Аларны юрист, табиб, укытучы, IT белгечлекләре күбрәк кызыксындыра. Әти-әниләр исә балаларының мәгълүмати технологияләр тармагына хезмәт итүен тели.
“Социаль навигатор” илкүләм проекты җитәкчесе Наталья Тюрина белдергәнчә, быел укытучы, инженерлар өчен бюджет урыннары күбрәк бүлеп бирелгән. Республика вузларында 16 мең 626 түләүсез урын бар. Бу – былтыргыдан биш процентка күбрәк. Физик культура, спорт өлкәсенә бушлай урыннар – 20 (барлыгы 730), машина төзелешенә – 15 (945), мәгълүмат өлкәсенә – 13 (1156), педагогикага – 10 (1733), электроникага 9 (547) процентка арткан. Химия технологияләре тармагына – 1440, электр һәм җылылык энергетикасына – 1389, авыл, урман һәм балык хуҗалыгына 664 урын бирелгән. Дәүләтнеке булмаган вузларда да 120 түләүсез урын бар.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан да бүген нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуын белештек. Иң кирәкле ун һөнәр арасына машина йөртүче, слесарь-монтажлаучы, арматурчы, бетон салучы, штукатурчы, пешекче, балта остасы, табиб, менеджер, шәфкать туташы кергән. 1 апрельгә алынган мәгълүматлар бу. Әлеге исемлек үзгәреп тора, диделәр.
Республикада иң зур уртача хезмәт хакы – химия, нефть предприятиеләрендә эшләүчеләрнеке (81 мең сум). Ә менә кунакханә директорының эш хакы 290 мең сумга җиткән. Россиядә исә быел диңгез корабы капитаны аена 500 мең сум акча эшләгән. Яхшы хезмәт хакы алучылар арасында очучы (61 мең 558 сум), авиадиспетчер (57 мең 332), веб-программист (47 мең 146), юрист, адвокат (39 мең 747), ресторан директоры (38 мең 639), инженер (38 мең 165), икътисадчы (37 мең 547), теш табибы (37 мең 394), укытучы (32 мең 582), эретеп ябыштыручылар (31 мең) бар.
Абитуриентларга берничә киңәш:
– Вузларга керү балларының югары булуыннан курыкмагыз! Анда укудагы казанышлар, олимпиада нәтиҗәләре өчен бирелгән баллар да исәпкә алына. Әйтик, олимпиада җиңүчесе БДИдан 90 балл тупласа да, аңа 100 балл бирелә. Әлегә күпме олимпиада җиңүчесе барлыгын берәү дә белми. Алар азрак булган очракта керү баллы да төшә дигән сүз.
– Уку йортына белешмә китерергә кирәкми. Әмма медицина, биология һәм башка юнәлешләрне сайлаганда, табибтан кәгазь кирәк булачак.
– Бюджет урыннарының 10 проценты ятимнәр, инвалидларга бүлеп бирелергә тиеш. Әгәр килүчеләр аз булса, калган урыннар гомуми бәйгегә чыгарыла.
– Максатчан программа буенча укырга җыенучылар, алдан яхшылап уйланыгыз. Килешү нигезендә укыганнарга шул оешмага кайтып эшләргә туры киләчәк.
Вузлардагы түләүсез урыннар саны
КФУда – 5392
КДИТТУда (КХТИ) – 3813
КДИТТУда (КАИ) – 1991
КДЭУда –1420
Идел буе физкультура һәм туризм академиясендә – 772
Казан дәүләт аграр университетында – 680
КДАТУда – 602
Чаллы дәүләт педагогика университетында – 423
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында – 343
Фото:https://pixabay.com | lukasbieri
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев