Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кем эшләми – шул аек?!

Артык күп эшләргә ярамый. Белгечләр әнә шул фикердә. Ни өчен икәнен дә әйткәннәр. Күб­рәк хезмәт иткән саен, кешенең эчкечелеккә сабышу куркынычы арта, ди. Моны тикшеренү барышында раслаганнар. Бак­саң, салырга яратучылар арасында “эш атлары” күбрәк. Әлеге бәхәсле фикер хакый­кать­кә ни дәрәҗәдә туры килә?

Көнне төнгә ялгап эшләүнең зыянлы икәне яңалык түгел, әлбәттә. Әмма бот күтәреп диванда ятарга яратучыларга тагын бер сәбәп пәйда булды. Артык күп эшләргә ярамаганлыкны фән күзлегеннән дә раслаганнар әнә. Финляндия галимнәре дөньяның 14 илендә тикшерү үткәргән. Алар халык­ның ни өчен эчкечелеккә сабышуын ачыкларга тырышкан. Эш кешене төзәтеп кенә калмыйча, туры юлдан яздырырга да мөм­кин, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Эштән вакытында кайтып китүче­ләр белән чагыштырганда, атнасына 48 сәгать­тән дә күбрәк хез­мәт итүчеләрнең эчкечегә әйләнү куркынычы – 11 процентка зуррак, ди. Ә атнасына 54 сәгатьтән дә күбрәк эшләүчеләр арасында әлеге күрсәткеч 13 процент тәш­кил итә. Кыскасы: “эш атлары”на саграк булырга кирәк!

 
Күп эшләү белән эчкечелекне нәрсә берләштерүен дә әйт­кәннәр. Барысы да стресска бәйле. Эштән арып-талып кайткач, бераз хәмер йотып куялар да рәхәт булып китә, янәсе. Табиб нарколог Алексей Магалиф әй­түенчә, бу – дөрес хәл түгел. “Атна ахырында гаилә яки дуслар белән кафе-рес­торанга барып кайтуның бернинди дә начарлыгы юк. Ә кеше, эштән кайткач, шешәгә үрелә икән, димәк, иң беренче чиратта ул үзеннән канәгать түгел”, – ди белгеч. Моның күп эшләүгә генә бәйле түгеллеген дә белдергән. Сүз уңаен­нан тагын бер нәрсәне искәрткән­нәр: “эш ат­лары”ның картлык кө­нен­дә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегү, акылга зә­гыйфь­ләнү куркынычы 80 процентка арта, ди.

 
Илдә үткәрелгән соңгы со­раштыруларның берсенә караганда, халыкның 45 проценты үзен “эш аты” дип саный. Алар арасында кич эштә тоткарланучылар күбрәк. Респондентлар­ның һәр дүртенчесе отпуск вакытында да телефонын сүндермәвен әйткән. Их, эшләмәсәң дә кыен, эшләсәң дә.

Фикер

 

“Эш атлары”н ни­чек ачыкларга икә­­н­ен дә өйрәт­кән­нәр. Алар­га хас булган төп биш сыйфатны сез­гә дә тәкъдим итә­без.


– Белемле һәм эш урынында дәрә­җә­ле булган 45 яшь­кә ка­дәрге хезмәт­кәр.


– Эш урынында кө­ненә ки­мендә ун сәгать хезмәт итүче һәм берьюлы ике атнадан да күб­рәк вакытка ялга китмәү­челәр.


– “Эш атлары” арасында ир­ләр күбрәк.


– Өйдә дә, дуслары янында да күбрәк эш турында сөйләшү­че­ләр.


– Дерматит, депрессия, йокысызлык кебек бер кочак диагнозга ия булучылар.


Гаилә психологы Наталья Пан­филова исә “эш аты”ның туганнарына игътибарлырак булырга ки­­ңәш итә. Күп эшләү эч­ке­челек­кә китереп җит­кер­гән­не кө­теп утырырга ки­рәк­ми, ди ул. “Якын ке­ше­гезгә әлеге хәлгә карата мө­нә­сә­бәте­гезне аң­латырга тырышыгыз. Юк, өстәл сугып ризасызлык белдерергә ярамый. “Эш аты” барыбер ишетмәя­чәк. Гаи­ләдә аны юксынуыгызны, бер­гә­ләп ял итәргә теләвегезне әйтсә­гез була. Дуслар исә үз дигәнендә ныграк та тора ала. Иртәдән кич­кә кадәр эштә югалучылар тормышта нидер югалтуларын аң­лар­га тиеш”, – ди белгеч.


Үзегезнең артык күп эшлә­вегезне ничек аңларга?


Эшкә генә вакыт бар. Әгәр вакытыгызның 80 процентын эш­тә үткәрәсез икән, димәк, сез күп эшлисез. Почта маркасы җыю, тегү, чигү кебек яраткан шөгы­ле­нә вакыт табучыларга “эш аты”на әйләнү куркынычы янамый, ди­гәннәр.
Күп эшлисең, дип тукыйлар. Таныш-белешләрегез: “Син эштә яшисеңме әллә?” – дип кат-кат әй­тә икән, бу хакта уйланырга җирлек бар. Гадәттә мондый ке­шеләр еш кына чакырган җиргә кунакка да бара алмыйча кала. Һаман да шул эш гаепле.


Бу проблема сезгә кагылмый дисезме? Күп эшләү турында сөйләшә башлауга: “Бу проб­лема миңа кагылмый”, – дип кул селтәргә тотынасыз. Ни өчен эштә тоткарлануыгызны аңлату өчен мең дә бер сәбәп табасыз. Тирә-юньдәгеләрнең сүзенә колак салыгыз. Утсыз төтен булмый.

 

Фикер


Рәсим СИРАҖИЕВ, эш табарга ярдәм итүче агентлык хезмәткәре:


– Күп эшләү ул – чир, дип саныйм. Моның эчке­челеккә китерергә мөм­кин булуы белән дә ки­лешәм. Эшенә артык җ­а­ваплы караучы, “Юк!” – дип әйтә белмәүчеләр арасында “эш атлары” күбрәк.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев