Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемеровода узачак Федераль Сабантуйда райондашларыбыз да катнаша

1 июль көнне Кемеровода XXIII Федераль сабантуй узачак. Бәйрәмгә Татарстаннан да зур делегация бара.

Программада - театральләштерелгән пролог, сабантуйның традицион уеннары һәм ярышлары, концерт программасы. 

 Сабантуй мәйданында узачак күргәзмәдә районыбыз һөнәрчеләре- "Саба мендәре" продукциясе дә тәкъдим ителәчәк.  "Күргәзмәгә милли орнаментлар белән бизәлгән мендәрләр, сумкалар, сөлгеләр, намазлыклар алып барабыз"- ди мастер Фәрит Вафин. 

Сабантуй мәйданы өчен татар ишегалларын Лениногорск районы ясый, халык һөнәрчелеге күргәзмәләре да оештырыла.

Сабантуйның концерт программасында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле, «Дорога из города» бию театры, «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Ак инеш» балалар ансамбле, шулай ук, Лениногорск районы иҗат коллективлары катнаша.

Сабантуйның алдагы көнендә – 30 июньдә Б.Т. Штоколов исемендәге Кузбасс филармониясе залында Татарстан сәнгать осталары концерты үтәчәк. Биредә Тинчурин театры оркестры, республиканың күренекле артистлары, шул исәптән Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров чыгыш ясаячак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kemerovoda-1-iyulda-federal-sabantui-uza-5872902

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев