Кеше хокуклары – кайгыртуда
12 гыйнвар – Прокуратура хезмәткәрләре көне
Район прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен яңа җитәкче белән каршылый. 2023 ел ахырында әлеге вазифага юстиция киңәшчесе Раил Нил улы Шәймәрданов билгеләнде. Аның тәрҗемәи хәле белән газета укучыларны таныштырган идек. Бу юлы Прокуратура көне уңаеннан блиц-әңгәмә үткәрдек.
–Раил Нилевич, сезне бик тә җаваплы хезмәт белән бәйле «юриспруденция» белгечлеге алуга нәрсә этәрде?
–Үзем эшче-крестьян гаиләсеннән. Һөнәр сайлауга килгәндә, мөгаен, гражданнарга ярдәм итү, социаль гаделлекне, аларның бозылган хокукларын торгызырга теләү омтылышы йогынты ясагандыр. Шундый хыял Россия дәүләт гуманитар университетына алып килде. Дипломлы булу белән хокук саклау органнарында эшли башладым. «Прокурор» латинчадан тәрҗемә иткәндә «кайгыртырга» дигәнне аңлата. Шулай икән, бөтен нәрсәгә дә гадел карарга, кешеләргә булдыра алганча ярдәм итәргә тиешбез.
–Хәзерге коллективыгыз турында нәрсә әйтә аласыз?
–Без оператив составта 4 хезмәткәр, бер урынбасар һәм ике ярдәмчем. Коллектив тәҗрибәле һәм һәрберсенең гомуми стажлары 20 елдан артып китә. Барысы да сыналган, ышанычлы, тәҗрибәле кешеләр. Үз вазифаларын үтәүгә намуслы караучылар.
–Район прокуратурасының 2023 елдагы эш күрсәткечләре белән танышу сездә нинди фикерләр калдырды?
–Хокук сагында торучыларга куелган бурычлар үтәлгән. Шәхси состав тарафыннан җәмәгать тормышының барлык өлкәләрендә законлылыкны ныгыту максатында максималь тырышлык куелган. Өстенлекле юнәлешләрнең берсе – гражданнарның Конституциядә каралган хокукларын яклау. Сәламәтлек саклау, мәгариф, хезмәтне саклау, торак-коммуналь, җирләрдән файдалану өлкәләре, аерым категория кешеләрнең мәнфәгатьләре прокуратураның даими контролендә. Мөрәҗәгатьләр белән эшләү исә җитди игътибар сораган “авырткан җирләр”не ачыклауга нык булышлык итә. 2023 елда прокуратура тарафыннан 210 мөрәҗәгать каралып, шуларның күбесе канәгатьләндерелгән. Бирегә килеп, үз проблемаларын хәл итеп китүчеләр шактый. Һәр атнаның сишәмбе көннәре – кабул итү вакытым. Беркемне дә кире бормыйм, тыңлыйм, киңәшләр бирәм.
Күзәтчелек эшчәнлегенә килгәндә, 2023 елда кануннарны үтәмәүнең 463 очрагы ачыкланган. Прокурор тарафыннан законсыз норматив-хокукый актларга һәм башка карарларга 179 протест чыгарылган. Судка 20 дәгъва гаризасы язылган, закон бозуларны бетерү турында 231 тәкъдим кертелеп, аларны карау нәтиҗәләре буенча 224 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
–Коррупцияле характердагы җинаятьләр, экстремизмга, террорчылыкка каршы тору тематикасы буенча мәгълүмат чараларына да мониторинг алып барыла. Безнең өчен дә мөһим шушы мәсьәләне кузгатыйк әле...
–2023 елда район прокуратурасы хезмәткәрләре беренче инстанциядәге судларда 54 җинаять эшен карауда катнашкан. Алар арасында, профилактика чаралары нәтиҗәсе буларак, коррупцияле юнәлештәгеләре юк. Уртак тырышлык белән вазыйфаи һәм башка вәкаләтләрдән шәхси мәнфәгатьләрдә файдалануга китерүче шартлар барлыкка килүгә юл куелмаган. Экстремизмга, террорчылыкка каршы тору өлкәсендә 12 айда 100 закон бозу очрагы ачыкланган. Прокурор таләбе буенча 53 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
–Яңа елга теләкләрегез.
– Форсаттан файдаланып, прокуратура ветераннарын һөнәри бәйрәмебез билгеләп үтелгән көннәрдә барысына да сәламәтлек, озын гомер, хезмәттәшләремә түземлек, эшләрендә уңышлар телим!
Әңгәмәдәш – Фәнил Мәүлетов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев