Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше әбисе. Читләрне үз итеп буламы?

Узган ел республикада караучысыз калган өлкән­нәрне гаиләгә алу проекты эшли башлады. Аның буенча 36 кеше гаиләле булган. Ул мәҗбүриләп, кушып эшләнә торган гамәл түгел. Ике яктан да күңел кушуы һәм теләк кирәк.

Картлар йортларында бул­ганда бу хакта әби-ба­байлар белән сөйләшкән бар. Өлкәннәрнең байтагын бер белмәгән чит ке­шеләр янына барып яшәү куркыта. Шулай ук гаиләгә омтылучылар да юк түгел. Олыгайган көнендә Сарман районы Җәлил бис­тәсен­дәге картлар һәм инвалидлар йортына эләккән Тәкъ­синә апа Садвакасова да күңеле белән гаилә җы­лы­сын тансыклый. Шул көн­нәрдә әлеге йортка район­ның “Шәф­кать” үзәге социаль хез­мәткәрләре белән бергә Азалак авылыннан Фирдания Хәмидуллина килеп керә. Ялгызы кыз үс­терүче Фирда­ниянең исәбе – берәр әбине тәрбиягә алу. Тәкъсинә апа белән кү­решеп сөйләшәләр дә бер-берсен ошаталар. Шул ти­рәдә йөреп торучы хезмәт­кәрләр дә шакката: Фирдания белән Тәкъсинә апа йөз-кыяфәткә дә охшашлар, әй­тер­сең лә туганнар. Ә бергә­ләп яши башлагач, аралары тагын да якыная. Өйгә әби кайтуын Фирда­ниянең кызы Рената да түземсезлек белән көтә. “Бөтен кешенең әбисе бар, минеке дә булсын иде”, – дип хыялланган кызның теләге чынга аша. Әнисе дә шат, хәзер кызы мәктәптән бик­ле, буш, салкын өйгә түгел, догалы йортка кайтып керә. Тәкъсинә апа бик күп догалар белә. Фирда­ниянең күңелен ул шуның белән дә яулый. Әби үзе белән өйгә тынычлык, бә­рәкәт алып керде, дип сөенә.


Тәкъсинә апа шушы көн­нәрдә 85 яшен тутырган. 1 октябрь көнне аны район­ның хакимият вәкилләре дә килеп котлап киткән. “Бу гаиләгә карап күңел сөенә. Рената да – шат, әбигә дә – рәхәт, Фирдания дә, ул – безгә иптәш, дип тора, – ди райондагы “Шәф­кать” үз­ә­генең өйгә йөреп хез­мәт күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Рафикова. – Алар бер-берсенә шулкадәр күнек­кән­н­әр. Гадәтләрен, холык­ларын беләләр. Яхшы, җылы мөнә­сәбәтләре йөз­лә­ренә чыккан. Әби үзе дә тик тормый: бакча эшлә­рендә булыша. Җәй көне җиләккә йөрделәр”.


Тәкъсинә апаның ничек яшәве белән әлеге бүлек хез­мәткәрләре ай саен барып кызыксына. Психолог та килә, авылдагы шәфкать туташы да хәл белә. Әби кан басымыннан интегә икән, колагы начар ишеткәнлек­тән, өченче төркем инвалид ул. Сарман районы башлыгы Фәрит Хөс­нуллин Тәкъ­синә апаны юбилее, Өлкән­нәр көне бе­лән котлаганнан соң: “Олы йөрәк­ле булганыгыз өчен рәхмәт, бөтен кеше дә мондый эшне башкара алмый”, – дип, Фир­даниягә дә зур чәчәк бәйләме тапшыра. Әбинең шуңа да күңеле була. “Яшим, тормышымнан канәгать”, – дип озата ул кунакларны. Шулай булмыйни, аны карыйлар, яраталар, мунчага кертеп юындыралар, ашарына пеш­кән, өе җылы, телевизор – янында...


Чүпрәле районында исә узган ел ике әбине ике гаилә асрамага алган. Район­ның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Юсупова әйтүенчә, бу гаи­ләләрдә ай саен булып, хәл белешеп торалар. Вера әби Утеева ике улы, ире үлгән­нән соң япа-ялгыз кала. Бичара әби бу хәсрәтләрне эчкә йотып, беркем белән сөйләшмәс була. Аның хакында Галина һәм Юрий Шемеевлар гаи­ләсе белеп алгач, үзләренә яшәргә чакыралар. Тик әби ризалашмый. Икенче тапкыр килгәч, ярар инде, ди һәм ниге­зен­нән күченә. “Хәзер ул әбине танырлык түгел, сөйлә­шә, көлә, тәмам ачылды, – ди Зөлфия Иршатовна. – Башка районнар өчен җавап бирмим, ә бездә әлеге проект уңышлы эшләп килә дип ышандырып әйтә алам”.


Чүпрәледә икенче гаилә беренче төркем инвалидны тәрбияли. Зөһрә Низаметдинова әнисе үлгәннән соң ялгыз яши. Аягы сынгач, аны баштарак авылның социаль хезмәткәре карый. Урын өс­тендә ятучы әби­нең язмышын Рәшит Низамов гаиләсе ише­тә. Әбигә ярдәм итәргә теләп, Низа­мов­лар­ның кызы Энҗе үзләренә асрамага ала. Зөһрә апаның сынган аягы ялганган, күңеле тынычланган. Яңа гаиләгә шулкадәр ияләнеп киткән: хәзер үзе яшьләргә үгет-нәсихәтен, киңәшен кызганмый икән. “Бик күп­ләр үз әти-әни­ләренә дә зур игътибар биреп бетерә алмаган бер мәлдә, чит кешене дә шулай яратып карап була икән”, – ди Зөлфия Юсупова.


Форсаттан файдаланып, шунысын да искәртик: әби-бабайларны тәрбияләүче гаи­ләләргә, Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча, ай саен акча түләнә. Өченче төркем инвалид һәм гариплек төркеме булмаган карт-карчыклар өчен – 4 мең сум, икенче төркем инвалид өчен – 6 мең сум, беренче төркем инвалидны тәрбиягә алганнарга 8 мең сум акча каралган.

Фото: https://pixabay.com | 777jew

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев